peoplepill id: vjatsjeslav-maksimovitsj-sjoegaev
VMS
Russia
2 views today
2 views this week
Vjatsjeslav Maksimovitsj Sjoegaev
Russian writer

Vjatsjeslav Maksimovitsj Sjoegaev

The basics

Quick Facts

Intro
Russian writer
Places
Work field
Gender
Male
Place of birth
Menzelinsk, Russia
Place of death
Moscow, Russia
Age
59 years
Education
Ural State University
Awards
Order of Friendship of Peoples
 
Lenin Komsomol Prize
 
Order of the Badge of Honour
 
The details (from wikipedia)

Biography

Вячеслав Шугаев, Вячеслав Максим улы Шугаев (рус. Шугаев, Вячеслав Максимович) (1938 елның 10 феврале, ТАССР, Минзәлә — 1997 елның 3 марты, Мәскәү) — язучы, сценарийлар авторы, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1966), Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1977).

Тәрҗемәи хәле

1938 елның 10 февралендә Татарстан АССР Минзәлә шәһәрендә туган. Гаиләсе Минзәләнең элекке Свердлов (хәзергеМуса Җәлил) урамында яши. В.М. Молотов исемендәге (хәзерге 1нче санлы мәктәп) мәктәпкә укырга керә.

1949 елда гаиләсе белән Свердлауга (1991 елдан Екатеринбур) күчеп китә. «Уралмаш» заводында расточник ярдәмчесе булып эшли һәм урта мәктәпне тәмамлый. Урал дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач (1961), «Уральский рабочий» (Свердлау), «Восточно-Сибирская правда» (Өркет) газеталарында эшли.

1978 елга кадәр Өркеттә яши, билгеле китаплары да шунда вакытта языла: «Чабам һәм әйләнеп кайтам» (рус. Бегу и возвращаюсь, 1966), «Авыл» (рус. Деревня), «Добролет авылы» (рус. Деревня Добролет), «Җәй уртасындагы мәхәббәт» (рус. Любовь в середине лета), «Мәхәббәт арифметикасы» (рус. Арифметика любви, 1979), «Ата-ана көнендәге яңгыр» (рус. Дождь в Радуницу), «Каравыл өе» (рус. Караульная зимка), «Озату» (рус. Проводины), «Онытылган төш» (рус. Забытый сон, 1973) һ.б.

1978 елдан Мәскәүдә яши һәм «Молодая гвардия» мөхәрририятенең проза бүлеге мөдире булып эшли, А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укыта. Мәскәүдә вакытта «Өч хатын-кыз» (рус. Три женщины), «Дмитров шимбәсе» (рус. Дмитровская суббота), «Ситсы кашагалар» (рус. Ситцевые занавески), «Укытучылар һәм яшьтәшләр» (рус. Учителя и сверстники) һ.б.

«Мәхәббәт арифметикасы», «Онытылган төш», «Боготолда ярәшү» (рус. Помолвка в Боготоле) әсәрләре буенча кинофильм төшерелгән

Әсәрләре инглиз, испан, литва, поляк, словак,француз, чех, эстон телләренә тәрҗемә ителгән.

Минзәләдә

В.М. Шугаев беренче тапкыр Минзәләгә 17 яшендә (1954 елда) 1нче санлы мәктәпкә бергә укыган сыйныфташларының чыгарылыш кичәсенә кайта. Икенче мәртәбә Минзәләгә 25 елдан соң, күренекле язучы булгач кына кайта. Туган шәһәре турында хәтирәләре «Майскийда көз» (рус. Осень в Майском), «Майский малайлары» (рус. Майские мальчики), «Туган як калкулыкларының сурәте» (рус. Очертания родных холмов) повестьларында чагылыш таба.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1977 Ленин комсомолы премиясе — «яшь замандашның рухи-әхлакый яктан аякка басуын чагылдырган әсәрләре өчен».
  • 1984 Хөрмәт Билгесе ордены
  • 1988 Халыклар дуслыгы ордены

Сылтамалар

Искәрмәләр

The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Vjatsjeslav Maksimovitsj Sjoegaev is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Credits
References and sources
Vjatsjeslav Maksimovitsj Sjoegaev
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes