peoplepill id: sjamil-hayroellovitsj-jagoedin
SHJ
Russia
2 views today
2 views this week
Sjamil Hayroellovitsj Jagoedin

Sjamil Hayroellovitsj Jagoedin

The basics

Quick Facts

Places
Work field
Gender
Male
Place of birth
Nikolsky District, Russia
Place of death
Moscow, Russia
Age
73 years
Education
Russian Institute of Theatre Arts
Awards
People's Artist of the RSFSR
 
Merited Artist of the RSFSR
(1962)
Order of the Badge of Honour
 
The details (from wikipedia)

Biography

Шамил Яһүдин,Шамил Хәйрулла улы Яһүдин (1932 елның 10 феврале, ССРБ, РСФСР, Урта Идел крае,Никольск районы, Инза — 2005 елның 18 мае, РФ, Мәскәү) — Мәскәүнең Зур театрында биегән балет артисты, педагог, балетмейстер, РСФСР халык артисты (1969).

Тәрҗемәи хәле

1932 (1930) елның 10 февралендә Урта Идел краеның (хәзерге Пенза өлкәсе Никольск районы) Инза авылында туган. Куйбышев опера һәм балет театры(рус.) каршындагы театр студиясендә укый. Мәскәүнең Зур театры каршындагы хореография укуханәсен (1995 елдан академия(рус.)) тәмамлаган (1952, педагог А. В. Жуков).

1976 елда ГИТИСның балетмейстерлык бүлеген тәмамлый, 1978 елдан үзе тәмамлаган укуханәдә укыта, педагог-репетитор була. 1999 елда Зур театрны калдыра, төрле чит ил балет труппаларында педагог-репетитор булып эшли.

2005 елның 18 маенда 74нче яшендә Мәскәүдә вафат була, Троекуров зиратында җирләнә.

Иҗаты

1952—1978 елларда Зур театрның балет артисты. Фантастик темпераментка ия, сәхнәгә тарту көче зур булган артист.Тумыштан килгән сәләткә ия, үзенчәлекле биюче Яһүдин театр тәнкыйтьчеләренең төп рольләрне башкаручыларга караганда да зуррак игътибарына лаек булган. Нәкъ Яһүдин кебек артистлар Мәскәү характерлы бию мәктәбенә дан китерә. Артист классик балетларда һәм спектакльләрдә утыздан артык партия башкара. Аның биюе батырлык энергиясе, хәрәкәтләрнең тәэсирлелеге һәм пластик булуы белән аерылып тора. Чит ил гастрольләрендә иң танылган партиясе — Ш. Гуноның «Фауст»ы буенча «Вальпургия төне»ндә Пан партиясе.

Партияләре

  • «Шүрәле» Фәрит Яруллин — Шүрәле
  • «Бакчасарай фонтаны» (балет) Б. Асафьев — Нурали
  • «Кенәз Игорь» (опера) А. Бородин — Куман
  • «Ромео һәм Джульетта» С. Прокофьев — Шамакай
  • «Кызыл чәчәк» Р. Глиэр — Акробат
  • «Аккош күле» П. Чайковский — Усал гений
  • «Петрушка» И. Стравинский — Петрушка
  • «Ләйлә һәм Мәҗнүн» С. Баласанян — Ибн-Сәлам
  • «Жизель» А. Адан — Ганс
  • «Чиполлино» К. Хачатурян — Йөзем
  • «Фауст» Ш. Гуно — Пан — иң атаклы биюе
  • «Гаянэ» А. Хачатурян — Кылыч белән бию

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1953 — IV Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә (Бухарест) — классик бию буенча I премия («Тарас Бульба» балетында гопак биюе өчен)
  • 1956 — Балет артистларының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты
  • 1959 — Хөрмәт Билгесе ордены
  • 1962 — РСФСР атказанган артисты
  • 1969 — РСФСР халык артисты

Гаиләсе

Хатыны Тамара Афанасий кызы Сорокина (1931), җырчы-сопрано, РСФСР халык артисты.

Улы Павел Шамил улы Сорокин (1963), дирижер һәм пианист, РФ атказанган артисты.

Сылтамалар

Искәрмәләр

The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Sjamil Hayroellovitsj Jagoedin is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Credits
References and sources
Sjamil Hayroellovitsj Jagoedin
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes