Sjamil Hayroellovitsj Jagoedin
Quick Facts
Biography
Шамил Яһүдин,Шамил Хәйрулла улы Яһүдин (1932 елның 10 феврале, ССРБ, РСФСР, Урта Идел крае,Никольск районы, Инза — 2005 елның 18 мае, РФ, Мәскәү) — Мәскәүнең Зур театрында биегән балет артисты, педагог, балетмейстер, РСФСР халык артисты (1969).
Тәрҗемәи хәле
1932 (1930) елның 10 февралендә Урта Идел краеның (хәзерге Пенза өлкәсе Никольск районы) Инза авылында туган. Куйбышев опера һәм балет театры каршындагы театр студиясендә укый. Мәскәүнең Зур театры каршындагы хореография укуханәсен (1995 елдан академия) тәмамлаган (1952, педагог А. В. Жуков).
1976 елда ГИТИСның балетмейстерлык бүлеген тәмамлый, 1978 елдан үзе тәмамлаган укуханәдә укыта, педагог-репетитор була. 1999 елда Зур театрны калдыра, төрле чит ил балет труппаларында педагог-репетитор булып эшли.
2005 елның 18 маенда 74нче яшендә Мәскәүдә вафат була, Троекуров зиратында җирләнә.
Иҗаты
1952—1978 елларда Зур театрның балет артисты. Фантастик темпераментка ия, сәхнәгә тарту көче зур булган артист.Тумыштан килгән сәләткә ия, үзенчәлекле биюче Яһүдин театр тәнкыйтьчеләренең төп рольләрне башкаручыларга караганда да зуррак игътибарына лаек булган. Нәкъ Яһүдин кебек артистлар Мәскәү характерлы бию мәктәбенә дан китерә. Артист классик балетларда һәм спектакльләрдә утыздан артык партия башкара. Аның биюе батырлык энергиясе, хәрәкәтләрнең тәэсирлелеге һәм пластик булуы белән аерылып тора. Чит ил гастрольләрендә иң танылган партиясе — Ш. Гуноның «Фауст»ы буенча «Вальпургия төне»ндә Пан партиясе.
Партияләре
- «Шүрәле» Фәрит Яруллин — Шүрәле
- «Бакчасарай фонтаны» (балет) Б. Асафьев — Нурали
- «Кенәз Игорь» (опера) А. Бородин — Куман
- «Ромео һәм Джульетта» С. Прокофьев — Шамакай
- «Кызыл чәчәк» Р. Глиэр — Акробат
- «Аккош күле» П. Чайковский — Усал гений
- «Петрушка» И. Стравинский — Петрушка
- «Ләйлә һәм Мәҗнүн» С. Баласанян — Ибн-Сәлам
- «Жизель» А. Адан — Ганс
- «Чиполлино» К. Хачатурян — Йөзем
- «Фауст» Ш. Гуно — Пан — иң атаклы биюе
- «Гаянэ» А. Хачатурян — Кылыч белән бию
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1953 — IV Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә (Бухарест) — классик бию буенча I премия («Тарас Бульба» балетында гопак биюе өчен)
- 1956 — Балет артистларының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты
- 1959 — Хөрмәт Билгесе ордены
- 1962 — РСФСР атказанган артисты
- 1969 — РСФСР халык артисты
Гаиләсе
Хатыны Тамара Афанасий кызы Сорокина (1931), җырчы-сопрано, РСФСР халык артисты.
- Улы Павел Шамил улы Сорокин (1963), дирижер һәм пианист, РФ атказанган артисты.
Сылтамалар
- Шамил Хәйрулла улы Яһүдин. kino-teatr.ru(рус.)
- Шамил Хәйрулла улы Яһүдин. kinopoisk.ru(рус.)
- Халык артисты Шамил Хәйрулла улы Яһүдин вафат булды. ria.ru, 20.05.2005(рус.)