peoplepill id: rinat-battal
RB
Russia
5 views today
5 views this week
Rinat Battal
Russian journalist

Rinat Battal

The basics

Quick Facts

Intro
Russian journalist
Places
Work field
Place of birth
Agryzsky District, Tatarstan, Russia
Place of death
Izhevsk, Udmurt Republic, Russia, Russian Empire
Education
Udmurt State University
Izhevsk, Udmurt Republic, Russia
The details (from wikipedia)

Biography

Ринат Баттал (псевдоним), Ринат Гыймазетдин улы Батталов (1948 елның 17 июне, ТАССР, Әгерҗе районы, Ырыс — 2018 елның 4 мае, РФ, Удмуртия, Ижау) — язучы, журналист, Удмуртия язучылар берлегенең татар язучылары бүлеге җитәкчесе, Татарстан (2004) һәм Удмуртия (2005) язучылар берлекләре, РФ журналистлар берлеге әгъзасы, Удмуртиянең атказанган журналисты, Риза Шәфи һәм С. Сөләйманова (2015) исемендәге премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 17 июнендә Татарстан АССР Әгерҗе районы Ырыс авылында туган. Удмурт АССР Алнаш районы Гөлширмә мәктәбен, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, Удмурт дәүләт университетын (Ижау) тәмамлаган. Авиация радисты булып хәрби хезмәтне үткән.

  • 1970-1974 елларда Салагыш авыл шурасы сәркатибе.
  • 1974-1975 елларда «Җиңү юлы» газетасы (Әгерҗе районы) хезмәткәре.
  • 1975 елдан «Агрохолодмаш» берләшмәсендә (Ижау) инженер, мастер, һөнәри берлек комитеты рәисе.
  • 1998 елдан «Мир» хуҗалыгында инженер.

2018 елның 4 маенда вафат, Әгерҗе районы Уразай авылы зиратында җирләнә.

Иҗаты

1959 елда «Ленин юлыннан» газетасында беренче мәкаләләре күренә. 1970 елда «Җиңү юлы» газетасында шигырьләре дөнья күрә. 1990 еллардан шигырьләре, язмалары Татарстан («Ватаным Татарстан», «Казан утлары», «Мәйдан», «Якташлар»), Удмуртия («Удмурт дунне», «Яңарыш») газета-журналларында басыла. Удмуртиядә 1997 елда татар авторларының «Язмышлар авазы» исемле шигырьләр җыентыгында уннан артык шигыре басыла. Шигырьләре, хикәяләре тупланган берничә китап авторы.

2004 елның гыйнварында ТР язучылар берлегенең Кабул итү коллегиясе карары нигезендә (рекомендация бирүчеләр, тәкъдим итүчеләр Р. Шәфи, М. Вәлиев, Г. Гомәр) ТР язучылар берлеге идарәсе Ринат Гыймазетдин улы Батталовны Татарстан язучылар оешмасына әгъза итеп кабул итә.

Удмуртия язучылар берлегенең татар язучылар бүлеген булдыруда зур хезмәт куйды, аның җитәкчесе булды.
2005, 2011 елларда Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре арасында килешү төзүдә башлап йөри.
«Яңарыш» газетасы (Ижау) каршында оешкан Риза Шәфи исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли.
«Яңарыш» газетасында «Ижау – иҗат мәйданы», «Әдәби сәхифә» рубрикаларын алып бара.

Китаплары

  • Гомер сагышларым: шигырьләр. Казан: РИЦ Школа, 2000.
  • Агымсуда – акчарлак: шигырьләр, хикәяләр. Казан: Матбугат йорты, 2002.
  • Гомер учагы: шигырьләр. Казан: ТКН, 2008.

Иҗаты турында

  • Мостафин Ш. Кардәшлеккә чикләр юк. «Казан утлары», 1999 ел, № 8.
  • Хөрмәтова Н. Агымсуда – акчарлак. «Якташлар», 2002 ел, № 6.
  • Фәләх А. Читтәгеләр чит түгел. «Мәйдан», 2002 ел, № 7.
  • Сафин Г. Агымсуда – акчарлак. «Яңарыш», 2002 ел, 28 июнь.
  • Bәли-Барҗылы М. Ырыс егете. «Ватаным Татарстан», 2002 ел, 20 ноябрь.
  • Нуртдинов З. Сагындыра туган жир. «Яңарыш», 2002 ел, 20 ноябрь.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Удмуртиянең атказанган журналисты
  • Риза Шәфи исемендәге премия
  • 2015 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе — «Миһербанлык чишмәсе» китабы (Казан: ТКН) өчен.

Хәтер

  • 2020 ел ― Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә ТР язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Ринат Баттал истәлегенә мемориаль такта ачыла. Истәлек тактасы язучы 1994―2018 елларда яшәгән йорт (Гагарин урамы(рус.), 37) диварына куелган. Мемориаль тактаны ачу чарасында ТР язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь Рифат Корбанов (Рифат Җамал) һ. б. катнаша.

Чыганаклар

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2009.
  2. Писатели и литературоведы Удмуртии: Биобиблиографический справочник (сост. А.Н. Уваров). Ижевск, 2006.

Әдәбият

  1. Кайда да йөрәктә (төзүчеләр И. Ибраһимов, Р. Хәннанов). Казан, 2012. ISBN 978-5-85247-611-1

Сылтамалар

Искәрмәләр

The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Rinat Battal is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Credits
References and sources
Rinat Battal
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes