peoplepill id: rashid-fagimovich-kalimullin
RK
Russia
3 views today
7 views this week
Räşit Kälimullin
Soviet composer

Räşit Kälimullin

The basics

Quick Facts

Intro
Soviet composer
Places
Work field
Gender
Male
Place of birth
Zelenodolsk, Russia
Age
67 years
Education
Kazan Conservatory
Awards
People's Artist of the Russian Federation
 
Genre(s):
The details (from wikipedia)

Biography

Рәшит Кәлимуллин, Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин, рус. Калимуллин Рашид Фагимович (06.05.1957) — композитор, Русия композиторлар берлеге (2015 елның декабреннән) һәм Татарстан композиторлар берлеге (1989 елдан) рәисе. Русиянең һәм ТР (2003) халык артисты. РФ дәүләт премиясе лауреаты (2001). Тукай премиясе лауреаты (2007). ТССР (1990) һәм РФ (1992) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

1957 елның 6 маенда Яшел Үзән шәһәрендә туган. 1970 елда туган шәһәрендәге музыка мәктәбенә баян һәм кларнет классына укырга керә. 1974 елдан Түбән Кама музыка укуханәсендә укый. «Композитор» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (Борис Трубин сыйныфы, 1985), аспирантура (1987) тәмамлаган. Алмания һәм Һолландиядә стажировка үткән.

Хезмәт юлы

  • 1987-1993 Казан консерваториясе композиция һәм инструментлау кафедрасы укытучысы, кафедра мөдире.
  • 1995-2002 С.Ә. Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге директоры.
  • 1989 елдан ТАССР (1991 елдан ТР) композиторлар берлеге идарәсе рәисе.
  • 1995 елдан Русия композиторлар берлеге идарәсе сәркатибе.
  • 2010 елдан Русия композиторлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
  • 2015 елның декабрендә Русия композиторлар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана.

Иҗаты

Композитор күп төрле жанрларда иҗат итә: опера, симфония, камера музыкасы, хор музыкасы. Әсәрләрендә Көнчыгыш һәм Аурупа музыкасы традицияләрен берләштерергә омтыла. Р. Кәлимуллинның әсәрләрен Лондонның король оркестры (ингл. Royal Philarmonic Orchestr) башкара.

Аерым әсәрләре

  • «Ерактагы кәккүк авазы» (Крик кукушки) рок-операсы (1989)
  • «Болгарлар» симфоник поэмасы(1982, 2 нче ред. 1986)
  • «Тынлык һәм тынычлык» (Тишина и покой) вокал-симфоник поэмасы(1987)
  • Габдулла Тукай истәлегенә кыллы квартет (1986)
  • камера- уен кораллары өчен әсәрләр
  • җырлар

Фестивальләр җитәкчесе

  • 1993 елдан Аурупа-Азия халыкара заманча (яңа) музыка фестивале директоры һәм сәнгать җитәкчесе.
  • 2003 елдан Muz-Transit халыкара заманча музыка фестивале директоры һәм сәнгать җитәкчесе.
  • С. Прокофьев исемендәге халыкара конкурс жюрие әгъзасы.
  • Юргенсон исемендәге конкурс жюрие әгъзасы.

Иҗтимагый эшчәнлеге

  • 2006-2010 елларда ТР иҗтимагый пулаты әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • РФ халык артисты
  • 2003 Татарстанныңхалык артисты
  • 1990 ТССР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1996 Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2001 Русиянең Д. Шостакович исемендәге дәүләт премиясе .
  • 2007 Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — «Тукай моңнары», «Казанны сагыну» концерт-поэмасы һәм соңгы еллардагы симфоник әсәрләре өчен.
  • 1987 халыкара конкурс (Дрезден, Алмания) — I премия
  • 1994 халыкара конкурс (Австрия) — I премия
  • 2017 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены — «музыка сәнгатен үстерүгә керткән аеруча хезмәтләре һәмкүпьеллык уңышлы иҗади эшчәнлек өчен».

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.

Әдәбият

  1. Тылсымлы моңнар дөньясында.Казан утлары, 1994 ел, № 6.
  2. Юсупова Р.Иҗат сукмагы ... Азат хатын, 1988 ел,№ 7.
  3. Композиторы Татарстана. М.: «Композитор», 2009.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр


1990 — 2000 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
1991 ел

Гөлшат Зәйнашева • Әбрар Кәримуллин • Алмаз Монасыйпов

1992 ел

Әлфия Авзалова • Мөдәррис Әгъләмов • Семен Липкин • Равил Шәрәфиев

1993 ел

Ринат Мөхәммәдиев • Әхсән Фәтхетдинов

1994 ел

Илдар Зарипов • Фуат Мансуров • Нурихан Фәттах

1995 ел

Фәнис Яруллин

1996 ел

Гомәр Бәширов • Фәридә Кудашева •

1997 ел

Абрек Абзгильдин • Венера Ганиева • Ренат Харис

1998 ел

Фәрит Бикчәнтәев • Наил Дунаев • Нәҗибә Ихсанова • Роберт Миңнуллин • Әзһәр Шакиров

1999 ел

Әхсән Баян • Анатолий Луппов •

2000 ел

Илдус Әхмәтҗанов • Михаил Галицкий • Зөлфәт • Александр Славутский • Александр Патраков • Шамил Шәйдуллин

2001 ел

Роберт Әхмәтҗанов • Анатолий Шутиков

2002 ел

Альберт Әсәдуллин • Марат Зарипов • Якуб Зәнкиев • Камил Монасыйпов • Шамил Монасыйпов • Искәндәр Рәфыйков

2003 ел

Рөстәм Абязов • Мөсәгыйть Хәбибуллин

2004 ел

Миргазиян Юныс

2005 ел

Зөфәр Гыймаев • Рөстәм Мингалим • Шамил Шәрифуллин

2006 ел

Рабит Батулла • Луиза Батыр-Болгари • Равил Бохараев • Марсель Галиев • Николай Индюхов • Рафаэль Мостафин • Фиринат Халиков

2007 ел

Разил Вәлиев • Рәшит Кәлимуллин Марина Нигъмәтуллина • Рада Нигъмәтуллина • Изабелла Рогожина

2008 ел

Роберт Андреев • Виктор Аршинов • Әхмәт Әхәди • Резеда Ахиярова • Рәдиф Гаташ • Михаил Панджавидзе • Роберт Рәкыйпов • Виктор Соболев • Салават Фәтхетдинов

2009 ел

Зиннур Мансуров • Камил Муллашев • Геннадий Прытков • Светлана Романова (Славутская) • Сергей Скоморохов • Рамил Төхфәтуллин • Зөлфәт Хәким • Рим Хәсәнов

2010 ел

Ркаил Зәйдулла • Асия Миңнуллина • Фоат Садриев • Владимир Федотов • Илдар Ханов

1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар
The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Räşit Kälimullin is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Credits
References and sources
Räşit Kälimullin
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes