peoplepill id: rafael-salikhov
RS
Russia Russia
2 views today
2 views this week
Rafael Salikhov
Soviet actor

Rafael Salikhov

The basics

Quick Facts

Intro
Soviet actor
A.K.A.
Rafael Girfanovich Salikhov
Gender
Male
Place of death
Republic of Bashkortostan, Russia
Age
85 years
The details (from wikipedia)

Biography

Рафаэль Салихов, Рафаэль Гыйрфан улы Салихов, (баш. Рафаэль Ғирфан улы Сәлихов, рус. Салихов Рафаэль Гирфанович 11 апрель 1932(19320411)—25 март 2017) — драма актеры. Авыргазы колхоз-совхоз татар театрында (1953-1956), Салават дәүләт башкорт драма театрында уйнаган (1956-2006), БАССР атказанган (1972), БР халык (1993) артисты. ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы (1954).

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 11 апрелендә БАССР Кырмыскалы районы Иске Муса авылында туган. Башкорт театр-сәнгать укуханәсен тәмамлаган (1949).

  • 1953 Авыргазы колхоз-совхоз татар театрында (1956 елдан Салаватка күчерелә) уйный башлый.
  • 1956-2006 Салават дәүләт башкорт драма театры сәхнәсендә уйный. 1988 елдан театр музее мөдире, 1991 елдан әдәби бүлек мөдире.

    Иҗаты

    Музыкаль мелодрамаларда баш рольләрдә уйный. Җырлый, уен коралларында уйный торган лирик каһарманнарны гәүдәләндерә.

    Уйнаган рольләре

    • Марат — «Рәйхан» Нәкый Исәнбәт, дебют (1953)
    • Хәлил — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
    • Булат — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
    • Галимҗан — «Башмагым» Хәбибулла Ибраһимов
    • Әскәр — «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков
    • Айбулат — «Ыргыз» Һәдия Дәүләтшина (Лек Вәлиев пьесасы, В. Сәйфуллин сәхнәләштергән)
    • Михаил — «Туй көне» (День свадьбы) Виктор Розов (В. Сәйфуллин сәхнәләштергән)
    • Җабагаев — «Айгөл иле» Мостай Кәрим
    • Әмирхан — «Якты су өстендә» (Над светлой водой) В. Белов
    • Исламгали — «Әниләр көтәләр улларын» Әсгать Мирзаһитов
    • Мәхмүди — «Утлы өермә» Әсгать Мирзаһитов
    • Нуретдин — «Шикаять кабул ителми» Т. Абдумомунов
    • Закир, Гыймади — «Кара йөзләр» Мәҗит Гафури (А. Нурмөхәммәтов редакциясендә)
    • Абдуллов — «Әбиләр кияүгә чыга» Флорид Бүләков (В. Сәйфуллин сәхнәләштергән)
    • Г. Инан — «Көзән башкорты» Нәҗип Асанбаев (Наилә Байкова сәхнәләштергән)

    Бүләкләре, мактаулы исемнәре

    • 1972 БАССР атказанган артисты
    • 1993 БР халык артисты
    • 1967 Бөтенсоюз театр сәнгате смотры лауреаты
    • 1986 «Хөрмәт билгесе» ордены

    Сылтамалар

    Искәрмәләр

    The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
    Lists
    Rafael Salikhov is in following lists
    comments so far.
    Comments
    From our partners
    Sponsored
    Rafael Salikhov
    arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes