peoplepill id: makhmut-gasyimov
MG
Uzbekistan
6 views today
6 views this week
Makhmut Gasyimov
Uzbekistani sculptor

Makhmut Gasyimov

The basics

Quick Facts

Intro
Uzbekistani sculptor
Work field
Gender
Male
Place of birth
Leninsk-Kuznetsky, Leninsk-Kuznetsky Urban Okrug, Kemerovo Oblast, Russia
Age
79 years
Education
Uzbekistan State Institute of Arts and Culture
Tashkent, Tashkent State, Uzbekistan
The details (from wikipedia)

Biography

Мәхмүт Гасыймов, Мәхмүт Моталлип улы Гасыймов, рус. Гасимов Махмуд Муталлипович (27.7.1945) — сынчы, ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1977), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008).

Тәрҗемәи хәле

1945 елның 27 июлендә Кемерово өлкәсе Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә туган. Ташкәнт сынлы сәнгать укуханәсен (1965), Ташкәнт театр-сәнгать институтын (Ф.И. Грищенко, Ю.Н. Киселёв, К.А. Сәлахетдинов курсы) (1974) тәмамлаган, ССРБ сәнгать академиясе каршындагы И.Е. Репин исемендәге Ленинград нәкыш, скульптура һәм архитектура институтының сынчылык остаханәсендә стажировка уза (1978-1979).

Хезмәт юлы

  • 1968-1969 «Үзбәкфильм» киностудиясендә рәссам.
  • 1974-1983 Ташкәнт сынлы сәнгать укуханәсендә сынлы сәнгать фәнен укыта.
  • 1999 елдан Казанда.

Иҗаты

Гавриил Державин һәйкәле. Казан, 2003
Ибраһим әмиргә һәйкәл, Алабуга, 2007
Муса Җәлилгә һәйкәл. Түбән Варта, 2007
Муса Җәлилгә һәйкәл. Үскәмән, 2015

Гасыймов төрле жанрларда эшли: станлы, монументаль, монументаль-декоратив һәм мемориаль пластика. Станлы портрет остасы. Ясаган каһарманының портрет охшашлыгына ирешүгә, аның рухи-әхлакый йөзен чагылдыруга аерым игътибар бирә. Гипс, мәрмәр, бронза, япон сәрвие, шамот кулланып эшли. Бакырны чүкеп ясау техникасын куллана.

Казанда, Үзбәкстанда, Владивосток, Чита, Түбән Варта, Усть-Каменогорск (Казакъстан) һ. б. шәһәрләрдә галимнәргә, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә куелган һәйкәлләр, бюстлар һәм портретлар, истәлек тактаташлары авторы.

1973 елдан башлап республика, төбәк («Урта Азия республикалары һәм Казакъстан сынчылары күргәзмәсе», Ташкәнт, 1982 һ.б.), бөтенсоюз («Җир һәм кешеләр», Мәскәү, 1979 һ.б.) күргәзмәләрендә, халыкара (Финляндиядә, Швециядә «Үзбәкстан ССР мәдәнияте көннәре», 1970 еллар) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.

Хезмәтләре

  • «Зирәклек. Үзбәк карчыгы портреты» (1976)
  • «Бокс буенча дөнья чемпионы Р. Рискиев» (1979)
  • «Композитор Мохтар Әшрәфи» (1998)
  • «Рафаил Такташ» (1998)
  • «Тагын яз килде» (1985)
  • «Мин-минлек монументы»
  • «Шәрекъ мотивлары» шәлкеме (1985-1986)
  • «Бәхетле бабай» (1985)

Монументаль скульптура

  • Әкмәл Икърамов һәйкәле (Ташкәнт, 1989)
  • «Уңдырышлылык» фонтаны (Ташкәнт, 1993)
  • Садретдин Айни һәйкәле (Соктари бистәсе, Гиждуван районы, 1978)
  • Бакый Урманче һәйкәле (Казан, 1997)
  • Гавриил Державин һәйкәле (Казан, 2003)
  • Салих Сәйдәшев һәйкәле (Казан, 2005)
  • Муса Җәлил һәйкәле (Түбән Варта, 2007)
  • Ибраһим I бин Мөхәммәт һәйкәле (Алабуга, 2007)
  • Сәяси золым корбаннары истәлегенә һәйкәл (Зөя, 2011)
  • Муса Җәлил һәйкәле (Үскәмән, 2015).
  • Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле (Уразавыл, Түбән Новгород өлкәсе, 2016).

Монументаль бизәлеш скульптурасы

  • «Музалар» рельефы (Беговат шәһәре, 1977)
  • «Үзбәкстан» шифаханәсе интерьеры (Кисловодск)
  • М.Е. Евсевьев каберенә куелган истәлек (Казан, 2001)
  • Хәйдәр Бигичевка тактаташ (Казан, 1998)
  • Салих Сәйдәшевка тактаташ (Казан, 2000)
  • Нәҗип Җиһановка тактаташ (Казан, 2001)

Станлы бюстлар

  • Нәкый Исәнбәт бюсты (Казан, 1996)
  • Салих Сәйдәшев бюсты (Казан, 1998)
  • Нәҗип Җиһанов бюсты (Казан, 2000)
  • Гавриил Державин бюсты (Лаеш районы, Сокуры авылы, 2003)
  • Сибгат Хәким бюсты (Казан, 2001)

Әсәрләре Үзбәкстанның Дәүләт сәнгать музеенда (Ташкәнт), Хәзерге заман сәнгате музеенда (Үргәнеч, Үзбәкстан), шәхси тупланмаларда (АКШ, Алмания һ.б.) саклана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2008 ТР атказанган сәнгать эшлеклесе

Искәрмәләр

Әдәбият

  1. Справочник Союза художников СССР. М., 1989.
  2. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

Сылтамалар

Моны да карагыз

The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Makhmut Gasyimov is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Credits
References and sources
Makhmut Gasyimov
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes