peoplepill id: ismagilov-gumar-gimranovich
IGG
Russia Uzbekistan
2 views today
2 views this week
Ismagilov Gumar Gimranovich

Ismagilov Gumar Gimranovich

The basics

Quick Facts

Gender
Male
Place of birth
Kazan, Russia
Place of death
Uzbekistan, Uzbekistan
The details (from wikipedia)

Biography

Гомәр Исмәгыйлев, Гомәр Гыймран улы Исмәгыйлев, рус. Исмагилов Гумар Гимранович (1907 елның 15 июне, Казан — 1983, Әндиҗан) — режиссер, Камал театрында, Акмәчет кырымтатар театрында, Әндиҗан үзбәк театрында эшләгән «иң талантлы, махсус югары белемле режиссерларның берсе», Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1967).

Тәрҗемәи хәле

1907 елның 15 июнендә Казанда туган. Казанда татар театр техникумын (1927), Мәскәүдә ГИТИС (1935) тәмамлаган. 1930 елдан Татар дәүләт академия театрында. Баштарак режиссер ярдәмчесе, 1934-1937 елларда режиссер, 1936 елдан — баш режиссер.

Казан театр техникумында укыта. Шәкертләре арасында артистлар Һидаят Солтанов, Вера Минкина, драматурглар Сәет Шәкүров,Хәй Вахит, театр рәссамы Солтан Гарифуллин бар. Сәяси золым чоры башлангач, 1937 елның көзендә, театрда фирка җыелышында, «роль бирмәгән өчен» дигән сылтау белән, ГИТИС тәмамлаган режиссерны эшеннән алдырталар, театрдан китәргә мәҗбүр итәләр. Мәскәү аны эш урынына кире кайтара — я Чиләбегә, я Кырымга китәргә тәкъдим ясый. Г. Исмәгыйлев Кырымга китеп бара.


«Татар театрында якты эз калдырган, иң яхшы, махсус белем алган, укымышлы, оригиналь фикер иясе, талантлышәхес, мәдәни яктан үзенең культурасы белән башкалардан аерылып торган режиссерын Татарстан шулай югалта.
Усман Әлмиев
»
«Ике Гомәр (Гомәр Девишев, Гомәр Исмәгыйлев) татар театры өчен егерме режиссер эшли алмаганны эшләп китте. Алар куйган спектакльләр, алар кулланган психологик алымны кабатларга тырышкан кеше булмады, кабатларга тырышкан кеше куйган спектакльләр бары тик шул ике Гомәр спектакльләренең зәгыйфь күчермәсе булып кына кала бирде.
Нәкый Исәнбәт
»

1938-1944 елларда Акмәчет кырымтатар театрында режиссер. Иң беренче итеп ул сәхнәгә казантатар классик әсәрләрен («Зәңгәр шәл», «Хаҗи-әфәнде өйләнә», «Галиябану») меңгезә. Шекспир, Мольер, Гомәр Ипчи, Лятиф-задә, Гольдони, Бомарше, Толстой, Тренёв әсәрләрен куя.

Сугыш башлангач, Исмәгыйлев хатыны Разияне Казанга җибәреп өлгерә. Кырым алман фашистлары кулында калгач, театрга уйнарга рөхсәт ителә, алман драматурглары әсәрләрен, татар классикасын куя. 1944 елның маенда, труппасыннан аерылырга теләмичә, ирекле рәвештә Кырымнан сөргенгә китеп бара.

Сөрген җирендә, Үзбәкстанда, кырымтатар театр труппасына эшләү тыела. 1944 елдан Әндиҗан үзбәк музыкалы драма театрында режиссер, 1957 елдан баш режиссер. Үзбәк драматурглары әсәрләре белән бергә Н.В. Гогольның«Өйләнү», К. Симоновның «Урыс мәсьәләсе», П. Поповның «Гаилә», А. Островскийның «Урман», Ф. Шиллерның «Юлбасарлар»ын, У. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сын куя. «Үзбәкстан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә (1967).

1956 елда аклана. 1983 елда Әндиҗанда вафат була, шунда җирләнә.

Куйган спектакльләре

Татар дәүләт академия театрында

  • 1930 «Квадратура круга» Катаев
  • 1931 «Җилләр шәһәре» Киршон
  • 1934 «Томан артында» Шәриф Камал
  • 1936 «Зөбәрҗәт» Фатих Сәйфи-Казанлы
  • 1936 «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
  • 1937 «Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт
  • «Талир тәңкә» («Чаткылар») Таҗи Гыйззәт
  • «Габбас Галин»
  • «Дошманнар» Максим Горький
  • «Профессор Мамлок» Фридрих Вольф
  • «Таш кунак»А.С. Пушкин

Гаиләсе

  • I хатыны (1942 елга кадәр) Разия Фәйзуллина (1913-?), татар хатын-кызларыннан махсус белем алган беренче флейтистка. 1945 елда Усман Әлмиевка кияүгә чыга.
  • II хатыны Үрия, актриса. Үриянең сеңлесенең оныгы Сусанна Барабашева — Кырымтатар академия музыкаль драма театры актрисасы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1967 Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Рәшидә Җиһаншина. Тормышым минем - театр. Казан: ТКН, 1997. ISBN 5-298-00825-9
  2. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  3. Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4
  4. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9

Сылтамалар

Искәрмәләр

The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Ismagilov Gumar Gimranovich is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Credits
References and sources
Ismagilov Gumar Gimranovich
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes