Ishak Islyamov
Quick Facts
Biography
Исхак Ибраһим улы Ислямов (рус. Исха́к Ибраги́мович Исля́мов, 27 июнь 1865(18650627) — 3 июнь 1929) — Русия империясенең флот офицеры, һидрограф, Арктика тикшеренүчесе. 1914 елда Франц-Иосиф җире архипелагын Русия территориясе дип игълан иткән һәм аның өстендә Русия байрагын күтәргән.
Тәрҗемәи хәл
Исхак Ислямов 1865 елның 27 июнендә Кронштадт шәһәрендә диңгез унтер-офицеры гаиләсендә туган. Әтисе, Ибраһим Ислямов, тумышы белән Казан өязе Айбаш авылыннан (хәзерге Биектау районы, Татарстан). 1881—1883 елларда Диңгез идәрәчелегенең Техника укуханәсендә белем алган. 1887—1890 елларда экспедиция составында җир шары тирәли сәяхәт кылган.
1894 елда Ислямов Николай диңгез акдемиясенең һидрографик бүлекчәсен тәмамлый һәм моннан соң һидорграф буларак диңгез экпедицияләрендә катнашкан. 1899 елда беренче тапкыр Артикага (Шпицбергенгә) йөзә.
Урыс-япон сугышы вакытында Ислямов — «Севастополь» броньлы көймәсендә флагман штурманы. Сугышта күрсәткән батырлыклар өчен орденнар белән бүләкләнгән.
1910 — 1911 елларда Ислямов Амур елгасында «Вихрь» һәм «Шквал» канонер көймәләре белән җитәкчелек иткән. 1912 елда 1-нче ранглы капитан дәрәҗәсе бирелә. Хабаровск елга базасы башлыгы вазифасын биләгән.
1914 елда диңгез идарәчелеге тарафыннан хәбәрсез югалткан Г. Л. Брусилов, Г. Я. Седов һәм В. А. Русанов экспедицияләрне эзләүгә юнәлдергән коткару экспедициясе башлыгы итеп тәгаенләнә. 16 (29) август көнне экспедиция Нортбрук утравының Флора борынына кадәр барып җитте һәм шул көнне Ислямов Франц-Иосиф җиренддә Русия байрагын беркетеп куйды һәм Русия территориясе дип игълан иткән.
1915 елда Һелсингфорс рейдында чыгу юлын тирәнәйтү буенча эшләрен үткәргән. 1917 елда ул һидрографлар корпусы генерал-майоры дәрәҗәсе белән хәрби хезмәттән истигъфага чыккан. 1917 елда Һелсингфорс Мөселман гаскәр, диңгез флоты вә эшчеләр башкарма комитәсенең әгъзасы итеп сайланган.
Ватандашлар сугышында Аклар хәрәкәте ягында катнашкан, Одесса хәрби портында хезмәт иткән. 1919 елның азагыннан — мөһәҗирлектә, Истанбул диңгез укуханәсендә укыткан, урыс телендә татар тамырлары сүзлеген төзгән.
1929 елның 3 июньдә инфаркттан үлгән.
Шәхси тормыш
Хатыны — губерна сәркатибе кызы Вера Александр кызы Панаш. Уллары Яков (1897 елда туган) һәм Илья (1899 елда туган).
Тышкы сылтамалар
- Судьба некоторых галлиполийцев.Международный благотворительный фонд имени генерала А. П. Кутепова. 26 гыйнвар 2010 көнне тикшерелгән. 16 апрель 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- http://rusplt.ru/world/ledovyiy-pohod-12507.html
- http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2003_3_4/04/04_2/