peoplepill id: ildar-manjapov
IM
Russia
4 views today
4 views this week
The basics

Quick Facts

Places
Work field
Gender
Male
Place of birth
Prague, Czech Republic
Age
41 years
Residence
Russia
The details (from wikipedia)

Biography

Илдар Маняпов, Илдар Илдус улы Маняпов (1983 елның 19 мае, Праһа) — балет биючесе, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының (Уфа) әйдәүче солисты (премьер), БР халык артисты (2014), С. Юлаев премиясе лауреаты (2016).

Тәрҗемәи хәле

1983 елның 19 маенда Праһада (Чехия) туган. Уфада хореография укуханәсен (хәзер Р. Нуриев исемендәгекөллият) (БР халык артисты Ю. Ушанов сыйныфы) тәмамлаган (2001).
2001 елдан Уфада опера һәм балет театрында балет труппасында хезмәт итә.

Иҗаты

Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә (Уфа) катнашып килә (партнерлары Н. Сологуб (Дрезден), М. Думченко (Петербург, Мария театры), К. Кретова (Мәскәү, Кремль балеты), Ю. Мияке (Тойота-Сити-Балет).

  • 2006 елда VII халыкара Волков фестивалендә (Ярыслау) катнаша. Л. Исмәгыйлеваның «Аркайым» балеты РФ хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясенә лаек була.
  • 2008 елда ЮНЕСКО штаб-фатирында (Франция), 2010 елда «Русия-Франция елы» уңаеннан Франция шәһәрләре буйлап уздырылган концертларда катнаша.

Репертуар

  • Х. Левенсхольд «Сильфида» — Джеймс
  • А. Адан «Жизель» — Альберт, Курляндия герцогы
  • Л. Минкус «Дон Кихот» — Базиль, Эспада
  • Л. Минкус «Баядерка» — Солор, Раджа
  • Л. Минкус «Пахита» — Люсьен
  • И. Штраус «ЗәңгәрДунай» — Франц, Граф, Франт
  • «Шопениана» — яшүсмер шагыйрь
  • П. Чайковский «Аккош күле» — Зигфрид, шаһзадәнең дуслары
  • П. Чайковский «Йокыга талган гүзәл» — Дезире
  • П. Чайковский «Щелкунчик» — Щелкунчик-шаһзадә, Француз курчагы
  • А. Глазунов «Раймонда» — Жан де Бриен
  • Б. Асафьев «Бахчисарай фонтаны» — Вацлав
  • С. Прокофьев «Ромео һәм Джульетта» — Ромео, Парис
  • С. Прокофьев «Көбикә» — Шаһзадә, Вакыт, Бию укытучысы, Урыс биюе
  • Ж. Бизе — Р. Щедрин «Кармен-сюита» — Тореро
  • К. Караев «7 гүзәл» — Баһрам
  • А. Хачатурян «Спартак» — Спартак
  • Л.Степанов, З. Исмәгыйлев «Торна җыры» — Йомагул
  • Л. Исмәгыйлева «Аркайым» — Самбулат
  • П. Овсянников «Том Сойер» — Индеец Джо


Концерт номерлары

  • «Классик Па-де-де» (Д. Обер муз.)
  • «Очрашу» (П. Даллио муз., Д. Проценко хореографиясе)
  • «Диңгездән» (Э. Морриконе муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
  • «АдәмһәмҺава» (А. Петров муз., Я. Лившиц хореографиясе)
  • «Октет» (Э.У. Элгар муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)

Гастрольләре

Театр белән Италия (2003, 2010), Мисыр (2003, 2005), Португалия (2005, 2007), Таиланд (2006, 2008), Бразилиядә (2007) һ.б. илләрдә чыгыш ясый.

Шәхси ангажемент

Греция (2008), Алмания (2009), Испания (2010), Франция (2010).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2008 БР атказанган артисты
  • 2014 БР халык артисты
  • 2016 Салават Юлаев премиясе — «театр-сәхнә сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, югары башкару осталыгы өчен»

Гаиләсе

Хатыны Гөлсинә Мәүлекәсова, балет биючесе, БР халык артисты.

Сылтамалар

Искәрмәләр

The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Ildar Manjapov is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Credits
References and sources
Ildar Manjapov
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes