peoplepill id: bulat-ishemgul
BI
Russia
6 views today
6 views this week
Bulat Ishemgul
Bashkir Soviet writer, poet and translator. Member of the civil war.

Bulat Ishemgul

The basics

Quick Facts

Intro
Bashkir Soviet writer, poet and translator. Member of the civil war.
Places
Work field
Gender
Male
Religion(s):
Place of birth
Orenburg Governorate, Russian Empire
Place of death
Ufa, Russia
Age
38 years
The details (from wikipedia)

Biography

Ишемгул Булат (чын исеме Габдрахманов Габдрахман Закир улы; 16.2.1900, Ырынбур губернасы шул ук исемле өязе Яңа Чебенле а. (хәзерге Башкортстанның Зиянчура районы) — 10.7.1938, Уфа), язучы. Язучылар союзы әгъзасы (1934). Гражданнар сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәл

«Галия» мәдрәсәсенең әзерлек курсларында укыган (1916—17), ВКП(б) ҮК каршындагы өяз хезмәткәрләре курсларын тәмамлаган (Мәскәү, 1927). 1920 елдан алып Кыпчак-Җиде ыру һәм Юрматы кантоннарында эшли (сәясәт бүлеге нач., сәяси агарту идарәлеге мөдире), 1921 елда — Русия коммунистик яшьләр союзы Башкортстан өлкә комиссариатының сәяси агарту бүлеге мөдире.

1922-26 елларда һәм 1932—37 елларда Башкортстан дәүләт нәшриятында (1926 елга кадәр һәм 1936 елдан башлап директоры, 1934-36 елларда баш мөхәррир), 1923 елда Яшь юксыл газетасын оештыруда катнаша. Бер үк вакытта 1924—32 елларда ВКП(б)-ның Башкортстан өлкә комиссариатында: инструктор, 1931-32 елларда В.И.Ленин һәм И.В.Сталин хезмәтләрен башкорт теленә тәрҗемә итү буенча комиссиянең җаваплы мөхәррире; 1925-26 елларда “Башкурдистан” гәз., 1928-31 елларда “Алласыз” журналы, 1932-36 елларда (өзеклек белән) “Үктәбер” журналы («Агыйдел») мөхәррире; 1928-32 елларда Башкортстан пролетар язучылар ассоциациясе рәисе.

1 нче Бөтенсоюз совет язучылары съезды (Мәскәү, 1934) делегаты. Репрессияләнә (1938), атып үтерелә. 1956 елда аклана. Туган авылындагы мәктәпкә язучының исеме бирелгән, мәктәп алдында һәйкәл, Уфада Ишемгул яшәгән йортка мемориаль тактаташ куелган.

Иҗаты

Беренче шигырьләре 1917 елда «Кармак» һәм «Шура» журналларында басыла. Язучы иҗатына жанрлар һәм тематика төрлелеге хас. “Комсоколонналар” (1934) шигырьләр җыентыгында, “Тракторчы Айсылу”, “Юллар”, “Җыр башы” поэмаларында һ.б. яңы тормыш өчен фидакяр көрәшүче социалистик төзелеш энтузиастлары — комсомоллар образы тудырылган. “Алласыз көлү” (1930), “Сабир мулланың кабердән язган хаты” (1935) китапларына дини фанатизмны «фаш иткән» әсәрләр кергән. Ишемгул әсәрләре урыс, татар теленә тәрҗемә ителгән.

Басмалар

  • Ишемгулов Б. Контрреволю­ция көннәрендә динчеләр. – Казан, 1927. – 40 б. (тат.)
  • Ишемгулов Б. Рус самодержавиесе һәм мөселман дини нәзарәте — M., Центриздат, 1930. (тат.)

Искәрмәләр

Чыганаклар

The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Bulat Ishemgul is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Credits
References and sources
Bulat Ishemgul
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes