peoplepill id: nikolay-sergeyevich-orlov-1
NSO
Russia
1 views today
1 views this week
Nikolay Sergeyevich Orlov
Hero of the Soviet Union

Nikolay Sergeyevich Orlov

The basics

Quick Facts

Intro
Hero of the Soviet Union
From
Gender
Male
Star sign
CapricornCapricorn
Birth
29 December 1919, Zöbäyer, Russia
Death
29 September 1982, Rivne, Ukraine (aged 62 years)
Age
62 years
The details (from wikipedia)

Biography

Гатаулла Минаев (Гатаулла Мирзаһит улы Минаев,тәрбиягә алган ата-анасы биргән исеме рус. Николай Сергеевич Орлов) — Советлар Берлеге Каһарманы (1945).

Тәрҗемәи хәле

1919 елның 29 декабренда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Актаныш районы) Зөбәер авылында туган. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, ата-анасы белән Ленинград өлкәсе Колпино шәһәренә күчеп китә. Ятим калып, Орловлар гаиләсендә тәрбияләнә, аларның фамилиясен ала. Ленинградның Ижор заводында эшли. 1939 елдан хәрби хезмәттә була.

Бөек Ватан сугышы елларында

1941 елның июненнән фронтта. Киев тирәсендәге сугышларда әсир төшә, ләкин аннан кача. 1942 елның февраленнән Украинаның Сумы өлкәсендә «Ватан өчен» (За Родину) партизан отрядында хәрәкәт итә. 1943 елдан Украинаның Ровно өлкәсе партизан берлегенең шартлату төркеме җитәкчесе.

Батырлыгы

Минаев җитәкчелегендәге төркем 20 дән артык хәрби-диверсия һөҗүме оештыра, дошманның йөздән артык эшелонын юкка чыгара, 4 тимер юл күперен шартлата. 1945 елның 2 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Сугыштан соң

1944 елдан Ровно шәһәрендә яши һәм эшли. 1982 елның 29 сентябрендә вафат була һәм шунда җирләнә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Советлар Берлеге Каһарманы (1945 елның 2 мае).
  • Ике Ленин ордены.

Чыганаклар

  • Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000.
  • Герои Советского Союза - наши земляки. Казан, 1982.
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. Мәскәү, 1987.

Сылтамалар

Искәрмәләр

The contents of this page are sourced from Wikipedia article on 28 Mar 2020. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Nikolay Sergeyevich Orlov is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Reference sources
References
Nikolay Sergeyevich Orlov
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes