peoplepill id: sulejman-gafiatullin
SG
Russia
4 views today
4 views this week
Sulejman Gafiatullin

Sulejman Gafiatullin

The basics

Quick Facts

Places
Gender
Male
Place of birth
Chistopol, Chistopolsky District, Republic of Tatarstan, Russia
Age
78 years
The details (from wikipedia)

Biography

Сөләйман Гафиятуллин, Сөләйман Хәлил улы Гафиятуллин, рус. Гафиатуллин Сулейман Халилович (01.01.1905-01.05.1983) — сәясәтче, ТАССР халык комиссарлары шурасы (ХКШ) рәисе (1940-1943). Казакъ ССР игенчелек һәм терлекчелек шура хуҗалыклары (совхозлар) халык комиссары (1945-1946). ВКП (б) әгъзасы (1930 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1905 елның 1 гыйнварында Казан губернасы Чистай өяз шәһәрендә туган. Екатеринбург (вариант: Чистай педагогия техникумын) (1922), ВКП (б) ҮК каршындагы фирка оештыручылары югары мәктәбен (1945) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

  • 1922-1927 ТАССР Чистай шәһәре янгын сүндерү такымы янгын сүндерүчесе.
  • 1927-1938 ТАССР Арча кантоны янгын буенча күрсәтмә бирүчесе (инструктор), Казан шәһәренең янгыннан саклану идарәсе өлкән инспекторы. 124 нче заводның янгыннан саклану башлыгы.
  • 1938-1939 ВКП (б) Ленин райкомы (Казан) сәркатибе.
  • 1939-1940 ВКП (б) өлкә комитетының кадрлар буенча сәркатибе.
  • 1940-1943 ТАССР халык комиссарлары шурасы рәисе. Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән предприятиеләрне Казанда каршылау һәм урнаштыру белән җитәкчелек итә.
  • 1945-1946 Казакъ ССР игенчелек һәм терлекчелек шура хуҗалыклары (совхозлар) халык комиссары - министры.
  • 1946-1948 Казакъ ССР Усть-Каменогорск өлкәсенең башкарма комитет рәисе.
  • 1948-1952 Казакъ ССР Урал өлкәсенең башкарма комитет рәисе.
  • 1952-1953 Казакъ ССР министрлар шурасы каршындагы авыл һәм күмәк хуҗалыклар төзелеше (Главсельстрой) баш идарәсе башлыгы.
  • 1953-1954 Казакъ ССР игенчелек һәм терлекчелек шура хуҗалыклары министрлыгының матди-техник тәэмин итү баш идарәсе башлыгы.
  • 1954-1958 Казакъ ССР Акмола өлкәсе Маметова исемендәге бөртек үстерү шура хуҗалыгы (рус. зерносовхоз) директоры.
  • 1959-1961 Казакъ ССР шура хуҗалыклары министрлыгының шура хуҗалыклары һәм машина-трактор станцияләре төзелеше баш идарәсе башлыгы урынбасары.
  • 1961 елдан пенсиядә.

    Иҗтимагый эшчәнлеге

    1 нче чакырылыш ССРБ югары шурасы депутаты (1941)

    Чыганаклар

    1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
    2. Ашимбаев Д. Р. Кто есть кто в Казахстане. Биографическая энциклопедия. Алматы, 2008

    Сылтамалар

    Искәрмәләр

    The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
    Lists
    Sulejman Gafiatullin is in following lists
    comments so far.
    Comments
    From our partners
    Sponsored
    Sulejman Gafiatullin
    arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes