peoplepill id: rinat-xarisof
RX
Russia
1 views today
2 views this week
The basics

Quick Facts

Places
Gender
Male
Place of birth
İske Ütämeş, Cheremshansky District, Russia
Age
75 years
Politics:
The details (from wikipedia)

Biography

Ринат Харисов, Ринат Гата улы Харисов (1949 елның 1 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Үтәмеш — 2020 елның 14 сентябре, РФ, ТР, Бөгелмә) — Татарстанның нефть-химия сәнәгате хезмәткәре, 1995—2006 елларда «Татнефтегеофизика» ААҖ генераль директоры. 2006—2017 елларда «ТНГ-Групп» нефть сервисы ширкәте генераль директоры. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган геологы. Халыкара минераль ресурслар академиясе академигы.

Тәрҗемәи хәле

1949 елның 1 апрелендә Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган. «Эзләү һәм разведканың геофизик ысуллары» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1974).

Хезмәт юлы

1974—1988 елларда — «Татнефтегеофизика» трестында (1987 елдан җитештерү берләшмәсе, 1996 елдан АҖ): геофизик-оператордан сейсморазведка партиясе башлыгы вазыйфасына кадәр күтәрелә.

1979—1980 елларда — Төньяк Африкада (Ливия) һәм Төркиядә нефть сәнәгатендә эшли.

1985—1988 елларда — Көнбатыш Себердә нефть сәнәгатендә җитәкче вазыйфаларда эшли.

1988—1993 елларда — Бөгелмә кыр геофизика экспедициясе башлыгы.

1993—1995 елларда — Бөгелмә геофизик экспедициясе генераль директорының разведка геофизикасы буенча урынбасары.

1995-2006 елларда — «Татнефтегеофизика» ААҖ генераль директоры, директорлар шурасы әгъзасы.

2006—2017 елларда — «ТНГ-Групп» нефть сервисы ширкәте (ҖЧҖ) генераль директоры.

2017—2020 елларда — «ТаграС» холдингы генераль директорының (Ленар Нәҗиповның) инновацион технологияләр буенча киңәшчесе.

Татарстаннан тыш, Көнбатыш Себердә (Степноозерское, Макаровское, Архангельское, Кечимовское, Курраганское, Төньяк-Покачевское), Оренбург өлкәсендә (Зайкинское, Золотовское) нефть-газ ятмаларын эзләүдә һәм разведкалауда катнаша.

2020 елның 14 сентябрендә 71 яшендә, каты авырудан соң вафат булган. Туган авылы Иске Үтәмеш зиратында җирләнгән.

Иҗтимагый эшчәнлеге

  • 1990 елдан Бөгелмә шәһәре халык депутатлары советына сайлана.
  • 2009—2014 елларда 4нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Дәүләт Советында Бердәм Россия фракциясе һәм бюджет, салым һәм финанс буенча комитет әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1985 — «Нефть сәнәгате отличнигы»
  • 1986 — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены
  • 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
  • Татарстанның атказанган геологы
  • Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге
  • «Ягулык-энергетика комлексының шәрәфле хезмәткәре»
  • «Җир асты байлыкларының шәрәфле разведчигы»
  • «Бөгелмәнең шәрәфле ватандашы»

Гаиләсе

Хатыны Люция Хөснетдин кызы (Хөсәенова), «Татнефтегеофизика» ААҖ технигы. Балалары: кызы Ләйсән, улы Булат.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Rinat Xarisof is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Credits
References and sources
Rinat Xarisof
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes