peoplepill id: raphael-bilalov
RB
1 views today
4 views this week
Raphael Bilalov
Tatar musician

Raphael Bilalov

The basics

Quick Facts

The details (from wikipedia)

Biography

Рафаэль Билалов, шулай да Рафаэль Нури (рус. Рафаэль Белялов) (1940-1999) — татар композиторы, пианист, Казан дәүләт консерваториясенең композиция классы профессоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Почет ордены иясе (1991). Музыка мәдәниятенең тарихы белән бәйләнгән фәнни хезмәтләр авторы.

Тәрҗемәи хәле

Рафаэль Билялов 1940 елның 1 февралендә Казанда туды. 1966 елда Казан консерваториясенең фортепиано һәм композиция бүлекләрен А. Леман классы буенча тәмамлый һәм шунда ук 1969 елга кадәр ассистентурада белем алуын дәвам итә. 1966 елдан консерваториядә музыкаль-теоретик предметлар укыта һәм композиция классы алып бара. Аның укучылары арасында Рәшид Абдуллин, Резеда Әхиярова, Луиза Батыр-Болгари, Риф Ильясов, Виталий Харисов һ. б.

Пианист буларак Р. Белялов БДБ, РФ, ТР шәһәрләрендә үз әсәрләрен даими башкара. Композиторның әсәрләре милли концерт һәм педагогик репертуарга нык үтеп керә. Шулай да аның әсәрләре Татарстанның әйдәп баручы солистлары, ягъни М.Сираҗетдинов, Ф. Хәсәнова, Э. Монасзон кебек пианистлар; Ш. Монасыйпов, М. Әхмәтов кебек скрипкачылар; Р. Ибраһимов кебек җырчылар һәм Н. Рахлин, Ф. Мансуров кебекдирижерлар тарафыннан башкарыла.

Аның әсәрләре халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә («Европа–Азия», 1994, 1998, 2000) башкарыла, Япониядә фортепиано дуэтлары өчен халыкара композицияләр конкурсларында (1995, 1999) ике тапкыр мактау дипломнарына һәм медальләргә лаек була.

Р. Белялов 1995 елда Халыкара фортепиано дуэтлары ассоциациясенә кертелә. Рафаэль Билалов изге Рамазан ае вакытында 1999 елда вафат була.

Әсәрләре

  • "Джесси Найслэнд" мюзиклы (1996)
  • "Татарстан — туган ягыбыз" (рус. "Татарстан — наш дом родной"), баритон, хор һәм симфоник оркестр өчен (1999)
  • Фортепиано өчен концерт (рус. Фортепианный концерт) (1966)
  • Фортепиано һәм оркестр өчен концерт-каприччио (рус. Концерт-каприччио для фортепиано с оркестром) (1970)
  • Скрипка һәм оркестр өчен концерт-симфония (рус. Концерт-симфония для скрипки с оркестром), (1974)
  • Скрипка һәм оркестр өчен концерт-каприччио (рус. Концерт-каприччио для скрипки с оркестром) (1984)
  • Концерт-рапсодия (1978)
  • Концерт сюитасы (рус. Концертная сюита) (1987)
  • Татар рапсодиясе (1997)
  • Латыш рапсодиясе (1998)
  • С.Рахманиновка багышлау (рус. Посвящение С.Рахманинову) (1998)
  • Фортепиано өчен сонаталар (1961, 1999)
  • Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1963)
  • Скрипка һәм фортепиано өчен фольклор-сюита (рус. Фольклор-сюита для скрипки и фортепиано) (1980)
  • Өч виолончель һәм фортепиано өчен татар сюиталары (рус. Татарские сюиты для виолончели и фортепиано) (1981)
  • җырлар, романслар:
    • Ак кала (Мәхмүт Хөсәен сүзләре)
    • Аерылабыз инде, бәгърем (Шәмсия Җиһангирова сүзләре) һ.б.
  • татар халык көйләрен эшкәртүләр:
    • Бер алманы бишкә бүләек
    • Туган илкәем

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Raphael Bilalov is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Credits
References and sources
Raphael Bilalov
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes