Radik Barief
Quick Facts
Biography
Радик Бариев (Радик Барый), Радик Зөфәр улы Бариев (30.06.1970) — драма артисты. Татарстанның атказанган артисты(2007). Дамир Сираҗиев премиясе (2010), «Тантана» премиясе (2016), Тукай премиясе (2019) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1970 елның 30 июнендә Казан шәһәрендә туган. Казан сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлаган (1995),Г. Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.
Иҗаты
Студент елларында ук Камал театрында күмәк сәхнә күренешләрендә катнаша. Төгәл эчтәлекле, форма ягыннан җиренә җиткереп эшләнгән,акыллы образлар иҗат итә. Искиткеч пластикага ия.
Уйнаган рольләре
- Абрам, Паж — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир
- Вандалино — «Биюче» Лопе де Вега
- Поль — «Тол ханымда тукталыш» Э. Лабиш
- Шурик — «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин
- Чал карт, Дәрвиш — «Сукыр патша» Назыйм Хикмәт
- Дорн — «Акчарлак» Антон Чехов
- Хан — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Нәкый Исәнбәт
- Җирән — «Мәхәббәт хатирәсе» Флорид Бүләков
- Фирдәвес — «Казан егетләре» Мансур Гыйләҗев
- Роберто — «Гаугалы гаилә» Эдуард де Филиппо
- Фәридун — «Баскетболист» Мансур Гыйләҗев
- Көтүче — «Кара чикмән» Георгий Хугаев
- Ильяс — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2007 Татарстанның атказанган артисты
- 2010 Дамир Сираҗиев премиясе
- 2016 «Тантана» премиясе
- 2019 Тукай премиясе — «татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен».
Әдәбият
- Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
Искәрмәләр
2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары | |
---|---|
2011 ел | Рөстәм Килдебәков • Мария Килдебәкова • Мөхәммәт Мирза • Альбина Шаһиморатова • Лена Шагыйрьҗан |
2012 ел | Кол Шәриф мәчете архитекторлары:Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | Ильяс Айдаров • Нәбирә Гыйматдинова • Алсу Гайнуллина • Софья Кузьминых • Шамил Тимербулатов |
2014 ел | Вахит Имамов • Владимир Попов |
2015 ел | Клара Булатова • Ирина Колмогорцева • Рәүфәл Мөхәммәтҗанов • Кристина Андреева • Георгий Ковтун • Михаил Тимаев |
2016 ел | Нәҗип Нәккаш•Газинур Морат•Иҗади төркем (Илья Артамонов, Александр Леухин, Фәрит Вәлиуллин, Рәшит Шиһабетдинов, Игорь Щетинин, Айрат Ситдыйков, Рамил Хәйретдинов, Дмитрий Бугров) |
2017 ел | Мәдинә Маликова • Харис Салихҗан • Розалина Шаһиева |
2018 ел | |
2019 ел | Надир Әлмиев • Люция Хәмитова • Искәндәр Хәйруллин • Радик Бариев • Тәлгат Галиуллин |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |