peoplepill id: mikhail-petrovich-korinfsky
MPK
Russia
1 views today
4 views this week
Mikhail Petrovich Korinfsky
Russian architect

Mikhail Petrovich Korinfsky

The basics

Quick Facts

Intro
Russian architect
A.K.A.
Mikhail Petrovich Korinfskii
Places
Work field
Gender
Male
Birth
Place of birth
Arzamas, Russia
Death
Place of death
Kazan, Russia
Age
63 years
Education
Imperial Academy of Arts
Notable Works
Resurrection Cathedral, Arzamas
 
The details (from wikipedia)

Biography

Михаил Коринфский(тәхәллүс, чын исеме Михаил Пётр улы Варенцов, мордвача Михаил Петрович Варенцов) – мигъмарчы, академик, профессор, Казан университетының мигъмарчысы (1832).

Тәрҗемәи хәле

1788 елда Нижгар губернасы Арзамас шәһәрендә туа. 1851 елда вафат. Әтисе иконостас ясаучы була.

Арзамаста А.В. Ступинның сәнгатьмәктәбендә укый, мигъмарчылык нигезләрен өйрәнә.

1810 елдан Питырбурда. Мещан катламыннан булуы сәбәпле Сәнгать академиясенә кабул ителми. Русия сәнгать академиясенең вице - президенты А.С. Строганов «гади халыктан чыккан талант»ны үз химаясенә ала. Сәнгать академиясендә ирекле тыңлаучы итә, Петергофны, Павловскины коручы академик Воронихин янына десятник итеп урнаштыра. Михаил Варенцов Питырбурның Казан соборын төзүдә катнашып, I дәрәҗә көмеш медаль ала – бу академияне тәмамлауга тиң була.Воронихин соравы буенча Русия императоры Павел I Варенцовка дворян титулы бирә.

Арзамаста

Химаячесе Строганов вафатыннан соң (1811) кире туган шәһәре Арзамаска кайта.

1814 елда мигъмарчылык мәктәбе ачып, шунда укыта башлый. Арзамаста уку биналары, торак йортлар кора.

Русиянең 1812 елда Ватан сугышында җиңүенә багышлап, Якшәмбе соборы төзи.

Нижгар һәм Сембер губерналарында күп санлы биналарны, чиркәүләрнепроектлый.

Казанда

1816 елда Казан университеты мигъмарчысы вазыйфасын алу өчен беренче омтылышы уңышсыз тәмамлана. Моңа Варенцов тәкъдим иткән Нижгар дворяннар җыелышы бинасының проектын, чиркәүгә охшатып ясалган дип, Сәнгать академиясенеңкире кагуы сәбәп була.

1832 елда Казан император университетының төп бинасын проектлаганПетр Пятницкий Казан шәһәренең мигъмарчысы вазыйфасына күчкәндә, үз урынына Михаил Варенцовны тәкъдим итә. Варенцов Казан университеты ректоры Н.И. Лобачевскийбелән тыгыз элемтәдә эшли. Ул үз алдына Казан университеты биналарын бербөтен ансамбль итү максатын куя.

1834 - 1838 еллардаКоринфский анатомия театрын, китапханәне, химия лабораториясен, обсерваторияне, хуҗалык корылмаларын төзи. 1848 елда Гавриил Державинга куелган һәйкәл белән университетның мәйданы корылышын төгәлли. Нәтиҗәдә, шәһәр утары ысулында корылган эре иҗтимагый үзәк барлыкка китерелә.

Университет бинасыннан соң, Коринфский уку биналарын коруны дәвам итә: Родионов кызлар укуханәсенең проектын ясый, I ирләр гимназиясен яңадан төзи.

Казанда чиркәүләр төзелешендә катнаша: Раифа ирләр монастыренда Грузия Изге Анасы иконасы соборы (1842). Казан Кремлендә мигъмарчы Тон проекты буенча корылган Казан генерал – губернаторы сараеның (хәзер Татарстан президенты урнашкан бина) интерьерын (1848) эшли.

Коринфский үз эшләрендә «рус классицизмы» ысулына тугъры була, әмма «яңа рус эклектикасы», «ампир» ысулын да кулланып карый (мәсәлән, Отарка авылындагы Покрау чиркәве (1856)

Бу елларда Казан император университетында профессор буларак укыта.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Нәселдән күчә торган дворян заты исеме ала.

Зур җир биләмәсе белән бүләкләнә.

Русия империясенең III дәрәҗә Изге Станислав ордены.

Кызыклы факт

Михаил Коринфский – мордва мәдәниятенеңберенче һәнәри мигъмарчысы.

Автобиографиясен язып калдыра. Казанның Арча зиратында вафатыннан соң куеласы тактаташны да үзе ясый.

Моны да карагыз

  • Степан Эрьзя- атаклы мордва мигъмарчысы (Степан Дмитрий улы Нефёдов)

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. борынгы грек шәһәре Коринф исеменнән
The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Mikhail Petrovich Korinfsky is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Mikhail Petrovich Korinfsky
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes