peoplepill id: luisa-khayretdinova
Tatar composer
Luisa Khayretdinova
The basics
Quick Facts
Intro
Tatar composer
is
The details (from wikipedia)
Biography
Луиза Хәйретдинова, Луиза Әхмәтҗан кызы Хәйретдинова (1948 елның 19 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) — татар композиторы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992).
Тәрҗемәи хәле
1948 елда хор укытучысы, композитор Әхмәтҗан Хәйретдинов гаиләсендә дөньяга килә. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең виолончель классын (җитәкчесе А. Н. Хәйретдинов), Казан дәүләт консерваториясенең композиторлык факультетын (Альберт Леман классы буенча), Уфа дәүләт сәнгать институтын (Заһир Исмәгыйлев классы буенча) тәмамлый. 1973 елда Һади Такташ әкиятләре нигезендә Зөлфәт тарафыннан язылган либреттога "Мәкерле песи" беренче татар балалар операсын иҗат итә.
Иҗаты
- ике Виолончель һәм оркестр өчен концерт (1969, 1979)
- "Мәкерле песи" (рус. Кот-проказник), беренче татар балалар операсы. (1973)
- кантата «Мин кояшны яратам»
- балалар хоры өчен әсәрләр
- камера инструменталь әсәрләр
- драма спектакльләре өчен музыка
- татар һәм башкорт әсәрләре эшкәртмәләре
Җырлар
- Ашкын, кешем! (Зөлфәт сүзләре)
- Их, мине, кыюсызны! (Халисә Мөдәррисова сүзләре)
- Каршы ал, туган калам! (Илдар Юзеев сүзләре)
- Менә без дә үсеп җиттек, әни… (Равил Фәйзуллин сүзләре)
- Сәлам әйт, җил (Рөстәм Акъегет сүзләре)
- Сөйләмә мәхәббәт турында (Равил Фәйзуллин сүзләре)
- Ялгызың каласың ла… (Халисә Мөдәррисова сүзләре)
- Казаным, гүзәл калам (Резеда Вәлиева сүзләре)
- Китәсең (Роберт Миңнуллин сүзләре)
- Бәйрәмнәр килә (Марсель Галиев сүзләре)
- Ниләр булды миңа? (Шәриф Биккол сүзләре)
- Янма син, йөрәк (Гәрәй Рәхим сүзләре)
Әдәбият
- Нигмедзянов М. Н. Луиза Хайрутдинова. // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К.: ТКИ, 1985, стр. 168-170.
Чыганаклар
- Луиза Хәйретдинова (композитор). erlar.ru.
- Хайрутдинова Луиза Ахметзияновна. millattashlar.ru.
- Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 485. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
Искәрмәләр
- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе иституты, 1997 ел, 253нче бит
- ↑ Дулат-Алеев, 2007
The contents of this page are sourced from Wikipedia article.
The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Luisa Khayretdinova is in following lists
By work and/or country
comments so far.
Comments
Credits
References and sources
Luisa Khayretdinova