Kristina Andreeva
Quick Facts
Biography
Кристина Андреева (рус. Кристина Андреева, 20.05.1992, Красноярск, Россия Федерациясе) — балет артисты, М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче биючесе, Татарстанның атказанган артисты. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе (2015), «Тантана» премиясе (2011), «Бию рухы» призы һәм халыкара конкурслар лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
- 1992 елда Красноярскида туган.
- 2010 елда Красноярск хореография көллиятенең классик бию бүлеген кызыл дипломга тәмамлый (Россия халык артисты Л. Б. Сычева классы). А.Я. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясендә (профессор Людмила Ковалевада) стажировка үтә.
Хезмәт юлы
2010 елның сентябрендә М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына кабул ителә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2009-2010 елларда Галина Уланова фонды стипендиаты.
- Красноярск шәһәре башлыгының «Яшь талантларга» премиясе лауреаты (2009).
- Хореография уку йортларының VI «Себер» халыкара конкурсы лауреаты (Новосибирск, 2005) — III премия.
- Г. Уланова исемендәге Бөтенроссия балет артистлары конкурсы (Красноярск, 2008) — I премия һәм Алтын медаль.
- Бөтенроссия «Россиянең яшь сәләтләре» (Молодые дарования России) конкурсы (Мәскәү, 2009) — лауреат.
- Россиянең XI «Арабеск» балет артистлары ачык конкурсы (Пермь, 2010) — III премия һәм «Яшьләр арасында иң талантыларга» призы.
- Халыкара TANZOLIMP конкурс-фестивале (Берлин, 2011) — II премия (Олег Ивенко белән парлап).
- Татарстан Республикасы «Тантана» милли театр премиясе (Казан, 2011) — лауреат («Дебют» номинациясе).
- Серж Лифарь исемендәге VII халыкара балет артистлары конкурсы (Донецк, 2011) — II премия.
- Ю. Григоровичның халыкара «Дөньяның яшь балеты» (Молодой балет мира) конкурсы (Сочи, 2012) — I премия.
- 2012 елда «Культура» телеканалы оештырган «Большой балет» исемле шоуда Олег Ивенко белән бергә катнашты.
- 2013 «Бию рухы» (Душа танца) призына ия була.
- «Гран-При Сибири» халыкара конкурсы (Красноярск, 2014) — Гран-При.
- Татарстанның атказанган артисты.
- Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге (иҗади төркем эчендә) — «Алтын Урда» балетында төп партияне биегән өчен (2015).
Репертуар
- Одетта-Одиллия «Аккош күле» (Лебединое озеро) П. Чайковский.
- Маша «Щелкунчик» П. Чайковский.
- Китри, Дриадалар хакиме «Дон Кихот» Л. Минкус.
- Никия, Гамзатти «Баядерка» Л. Минкус.
- Аврора «Йокыга талган гүзәл» (Спяшая красавица) П. Чайковский.
- Лиза «Кирәкмәгән саклык» (Тшетная преосторожность)
- Медора «Корсар».
- Ливия «Спартак».
- Сванильда «Коппелия».
- Җаникә «Алтын Урда».
- Сөембикә «Шүрәле» Ф. Яруллин.
- Анюта «Анюта».
- Жизель «Жизель» һ. б.
Кызыклы факт
Яңа бию көллиятен бетергән артисткага театрда төп партияне (Одетта-Одиллия) биюне ышанып тапшыралар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары | |
---|---|
2011 ел | Рөстәм Килдебәков • Мария Килдебәкова • Мөхәммәт Мирза • Альбина Шаһиморатова • Лена Шагыйрьҗан |
2012 ел | Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | Ильяс Айдаров • Нәбирә Гыйматдинова • Алсу Гайнуллина • Софья Кузьминых • Шамил Тимербулатов |
2014 ел | Вахит Имамов • Владимир Попов |
2015 ел | Клара Булатова • Ирина Колмогорцева • Рәүфәл Мөхәммәтҗанов • Кристина Андреева • Георгий Ковтун • Михаил Тимаев |
2016 ел | Нәҗип Нәккаш•Газинур Морат•Иҗади төркем (Илья Артамонов, Александр Леухин, Фәрит Вәлиуллин, Рәшит Шиһабетдинов, Игорь Щетинин, Айрат Ситдыйков, Рамил Хәйретдинов, Дмитрий Бугров) |
2017 ел | Мәдинә Маликова • Харис Салихҗан • Розалина Шаһиева |
2018 ел | Камил Кәримов • Михаил Кузнецов • Лотфулла Шәфигуллин • Рөстәм Зәкуан |
2019 ел | Надир Әлмиев • Люция Хәмитова • Искәндәр Хәйруллин • Радик Бариев • Тәлгат Галиуллин |
2020 ел | Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |