Faiq Kamal
Quick Facts
Biography
Фаикъ Камал, Фаикъ Галиәсгар улы Камалетдинов (1919 елның 24 июле, РСФСР, Казан губернасы, Казан — 1941 ел, ССРБ, РСФСР, Ростов) — сугышка кадәр башлап язучы, Арчада район колхоз-совхоз театрында артист. Драматург Галиәсгар Камалның Бөек Ватан сугышында һәлак булган улы.
Тәрҗемәи хәле
1919 елның 24 июлендә Казанда драматург Галиәсгар Камал һәм аның икенче хатыны Әсма Мифтахетдин кызы Сәгъдиева гаиләсендә туган. Язучының икенче анадан туган беренче улы. Фаикъ Казан Сәнгатьләр техникумын тәмамлап, Арчада район колхоз-совхоз театрында артист булып эшли башлый. Язучылык эше белән дә шөгыльләнә. Замандашларының мәгълүматы буенча, Фаикъ Камалетдинов бик талантлы артист була һәм Камалларның актерлык династиясен дәвам итәчәк булган. 1941 елда сугышка алына һәм Көньяк фронтның хәрби хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның 17 ноябре — 2 декабрендә Дондагы Ростовны икенче кабат азат итү сугышларында һәлак була.
Моны да карагыз
- Галиәкбәр Камалетдинов (әтисе ягыннан бабасы)
- Галиәсгар Камал (әтисе)
- Әнәс Камал (ата бер, ана икенче булган абыйсы)
- Зәйнәп Камалова (әтисенең бертуган сеңлесе)
- Камал I (Габдулла Камалетдинов) (әтисенең бертуган энесе)
- Камал II (Габдрахман Камалетдинов) (әтисенең бертуган энесе)
Әдәбият
- Әнәс Камал. Март бураннары. К.: ТКН, 1988 ел, 269нчы бит.
Галерея
| ||||
Ф. Камал— хәрби | ||||
Ф. Камал театрда роль башкара | ||||
Ф. Камал— хәрби | ||||
Ф. Камал театрда роль башкара |
Сылтамалар
- Галиәсгар Камалның нәсел-нәсәбе. «Сөембикә», 26.06.2017
- Галиәсгар Камал турында истәлекләр. Фотоархив. ТР милли китапханәсе