peoplepill id: aleksandr-karlov
AK
Russia
1 views today
1 views this week
Aleksandr Karlov
Soviet and Tatar businessman

Aleksandr Karlov

The basics

Quick Facts

Intro
Soviet and Tatar businessman
A.K.A.
Alexander Nikolaevich Karpov Aleksandr Nikolayevich Karpov
Places
Gender
Male
Place of birth
Kazan, Tatarstan, Russia
Place of death
Kazan, Tatarstan, Russia
Age
67 years
Awards
Merited Machine-Builder of the Republic of Tatarstan
 
The details (from wikipedia)

Biography

Александр Карпов, Александр Николай улы Карпов (рус. Александр Николаевич Карпов, 1953 елның 26 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан – 2020 елның 17 сентябре, шунда ук) — Татарстанның хуҗалык эшлеклесе, Яшел Үзән суднолар төзү заводы ААҖ генераль директоры (2018–2020). Татарстанның атказанган машина төзүчесе.

Тәрҗемәи хәле

1953 елның 26 июлендә Казанда туган. «Пластик массаларны һәм эластомерларны эшкәртү технологиясе» белгечлеге буенча С. М. Киров исемендәге Казан химия технология институтын (1996 ел) һәм «транспортта пассажирлар йөртүне оештыру һәм идарә итү» белгечлеге буенча Россия дәүләт элемтә юллары ачык техник университетын (1998 ел) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

Хезмәт юлын 1971 елда Казан вертолет заводында башлаган: слесарь, 2нче разрядлы слесарь-җыючы, слесарь-сынаучы булып эшләгән.

1982—1991 елларда — Татарстан АССР ЭЭМ, УИТУ матди-техник тәэмин итү базасы мөдире.

1991—1994 елларда — «Старт» МН директоры.

1994—2009 елларда — Горький тимер юлының йөк машиналары хезмәтенең механика юл остаханәләре: «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы Горький тимер юлының терминал-склад комплексы белән идарә итү буенча механика юл остаханәләре дирекциясенең структур бүлекчәсе башлыгы. «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы Горький тимер юлының бина һәм корылмаларны эксплуатацияләү дирекциясенең Юдино автотранспортны эксплуатацияләү цехының җитештерү башлыгы.

2009 елдан — «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директорның беренче урынбасары.

2018 елда предприятиенең Директорлар советы карары белән генераль директор вазыйфасына билгеләнгән.

2020 елның 17 сентябрендә каты авырудан соң Казанда вафат. Яшел Үзән районы Ильинка авылында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2005 — Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
  • Татарстанның атказанган машина төзүчесе
  • 2020 —«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале

Сылтамалар

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

  • Яшел Үзән суднолар төзү заводы
The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.
Lists
Aleksandr Karlov is in following lists
comments so far.
Comments
From our partners
Sponsored
Credits
References and sources
Aleksandr Karlov
arrow-left arrow-right instagram whatsapp myspace quora soundcloud spotify tumblr vk website youtube pandora tunein iheart itunes