Abdullah Khan
Quick Facts
Biography
Габдуллаһ хан (tat. lat. Ğabdullah, 1340-1370) - 1367-1370 елларда Алтын Урда ханы. Үзбәк ханның кече улы. Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.
Тарих
Төмән Мамай яклавында, Тимер Хуҗаны үтергәннән соң,Ак Урда көнбатыш өлешенең ханы итеп игълан ителгән.
Үз исеме белән 1363-1368 елларда тәңкәләр суктырган.
1367 елда төмән Мамай Сарай әл-Җәдид шәһәрен басып алганнан соң, Габдуллаһ Алтын Урда ханы итеп игълан ителгән. Чынында дәүләт белән Мамай идарә иткән.
1368 елда КырымдаМамайга каршы фетнә килеп чыкканан соң төмән Кырымга яу белән чуалышны бастырыр өчен юнәлгән. Мамай юклыгында Габдуллаһ башкаланы тота алмаган һәм Сарай әл Җәдид шәһәрен башта Олыҗай Тимер, аннары 1368 елда Шибани нәселеннән чыккан Хәсән хан басып алган.
Мамай Кырымдан кайткач Хәсән ханны 1369 елда Сарай шәһәреннән куып җибәргән.
Габдуллаһ 1370 елда үлгәннән соң Мамай 10 яшьлек Болакны (Толынбәк ханым регентлыгында) хан итеп игълан иткән.
Моны да карагыз
- Алтын Урда ханнары исемлеге
Элгәре: Газиз шәех | Алтын Урда ханы 1367-1370 | Аннары: Мөхәммәт Булак |
Әдәбият
- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.
- Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
- Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
- Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.