
Quick Facts
Biography
Габделбари Габдулла улы Сәетбаттал яки Габделбари Баттал (1880—1969) — күренекле татар әдибе, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, татар эмиграциясенең күренекле вәкиле.
Ул Русия империясенең Самара губернасының Бозаулык өязе Яңа Алтан (Яңавыл) авылында таза хәлле зыялы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары соң Ырынбурдагы Кәрвансарай мәхәлләсе һәм Ырынбур Каргалысы мәдрәсәләрендә укый, соңрак Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә белем ала. Урыс-япон сугышы башланыр алдыннан Мисырга китә, 1904-1906 елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында укый. Шул вакытта ул гарәп газеталарында яза башлый.
1908 елда Габделбари Мисырдан кайта, «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы һәм башка матбугат чараларында яза. Әдәбият, милли-иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре белән ул киң таныла. 1910-1913 елларда Троицкидагы мәдрәсәдә гарәп теле һәм тарих укыта, аннары, Казанга килеп, «Йолдыз» газетасында эшли.
1920 елның августында Габделбари Баттал чит илгә чыгып китә. 1925 елга кадәр Финләндиядә, аннары Төркиядә яши. Чит илдә дә әдәби иҗат эшен туктатмый, газета-журналларда яза, тарихи, публицистик, биобиблиографик хезмәтләрен бастыра. Әдип 1969 елда Истанбулда якты дөньядан китә.
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
- Габделбари Баттал Таймас