Yulay Gaynetdinov

Russian journalist
The basics

Quick Facts

IntroRussian journalist
PlacesRussia
isJournalist
Work fieldJournalism
Gender
Male
Birth8 January 1954, Baymaksky District, Russia
Age71 years
Star signCapricorn
Education
Bashkir State University
The details

Biography

Юлай Гайнетдинов (Юлай Ишбулды улы Гайнетдинов, баш. Юлай Ишбулды улы Ғәйнетдинов) – курайчы артист, журналист, БР халык артисты (1994), РФ (2003) һәм БАССР (1988) атказанган мәдәният хезмәткәре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2002).

Тәрҗемәи хәле

1954 елның 8 гыйнваренда БАССР Баймак районы Югары Таулыкай авылында туган. Уфада 1- санлы интернат- мәктәпне, дәүләт университетын (1975), сәнгать училищесын (1984) тәмамлый. Уфада дәүләт университетында (1975-1978), сәнгать институты каршындагы музыка мәктәбендә (1984-1989) укыта. БАССР исәп идарәсенең хисап үзәгендә (1978-1989) программачы, республика халык иҗаты үзәгендә (1989-1991) бүлек мөдире, БСТ каналында (1991-2008) «Хәзинә» иҗат берлеге җитәкчесе, БР архив идарәсендә (2008-2014) җитәкче урынбасары булып эшли.

Иҗаты

БР курайчылар берлеген оештыручыларның берсе. Әлеге музыка коралында виртуоз уйнауга ирешкән курайчы. Әдһәм Искуҗин һәм Кәрим Дияровның шәкерте. Җырчылар Сөләйман Абдуллин, Флюра Килдиярова, Абдулла Солтанов белән чыгыш ясый. БСТ каналында халык иҗатына багышланган 300 тапшыру әзерләп, эфирга чыгара.

Репертуары

300 курай көе, шул исәптән 100 озын көй: «Карасакал маршы», «Батырша», «Калмантай», «Наполеон Бонапарт», «Башкорт краковягы», «Урал», «Буранбай», «Гыйльмияза», «Чыңрау торна» һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Җ. Исәнбаев исемендәге I республика курайчылар бәйгесе (1978) – гран-при.
  • IX халыкара фольклор фестивале (1983, Сегед, Маҗарстан) – җиңүче, «музыкант» призы.
  • Япониядә үткән халыкара ойвакэ, вошшаи фестивале (1990, Эсаши; 2000, Осака) җиңүчесе.
  • «Евразия җыры» фестивале (2003, Саппоро, Япония) җиңүчесе.
  • БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988)
  • БР халык артисты (1994)
  • Салават Юлаев премиясе лауреаты (2002)
  • РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2003)

Чыганаклар

С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

Сылтамалар

Искәрмәләр

The contents of this page are sourced from Wikipedia article on 29 Mar 2020. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.