Biography
Lists
Also Viewed
Quick Facts
Intro | Accordion player, musician |
is | Musician |
Biography
Максат Гомәров, Максат Илһам улы Гомәров (1963 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Чыбыклы) — баянчы−музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. «Татар халык җыры антологиясе»н төзүче.
Тәрҗемәи хәле
1963 елда Татарстан АССР Зәй районы Чыбыклы авылында музыка сөюче гаиләдә туган. Әтисе Илһамның абыйсы Мизал авылга (Урал шахтасыннан) баян алып кайткан беренче кеше була. Әнисе оста баянчы һәм оста җырчы була. Максат кечкенәдән баянда уйнарга өйрәнә. Авылдан күченгәндә бөтен көйләрне уйный белә.
1972 елда гаиләләре белән Яр Чаллыга күчеп килә. Шәһәрнең 3нче музыка мәктәбенең баян классы буенча тәмамлаган. 1977 елда шәһәр баянчылар конкурсында 1нче урынны ала.
1978 елда Казан музыка училищесына укырга керә. 1981 елда Сембердә узган Идел буе яшь баянчыларының X конкурсында лауреат исемен яулый.
1982 елда Казан музыка училищесын баян классы буенча тәмамлап, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. 1983 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына баянчы-концертмейстер итеп алына.
Аерым башкаручылар һәм җырчылар белән эшләүче баянчы буларак, 1980-еллар башында сәхнәгә килгән җырчылар Газинур Фарухшин, Айдар Фәйзрахманов, Венера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, танылган җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Галина Казанцева белән чыгышлар ясый, алар белән радио һәм телевидениеда язмалар эшли.
1991 елда Татарстан дәүләт телерадиокомитетына эшкә урнаша.
Ун елга якын ике томнан торган «Татар халык җыры антологиясе»н төзү белән шөгыльләнә. Казанның 1000 еллыгына «1500 татар җыры» дип аталган проект эшләүдә катнаша.
2020 елдан Яр Чаллыда (үзе тәмамлаган 3нче балалар музыка мәктәбе базасында) музыка мәктәпләрендә белем алучы балалар арасында «Максат Гомәров призына Баянда, аккордеонда һәм гармунда яшь башкаручыларның төбәк фестиваль-конкурсы» уздырыла.
Китабы
- 1998 ― Максат Гомәров. Баян. Татар һәм башкорт халык көйләре (беренче җыентыгы ). Обработкки татарских и башкирских народных мелодий для готово-выборного баяна. Казан, 1998.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1977 — Яр Чаллы шәһәре баянчылар конкурсы — 1нче урын
- 1981 — Идел буе яшь баянчыларының X конкурсы (Сембер) — лауреат.
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Искәрмәләр
Әдәбият
- Максат Гомәров. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: Сүз нәшрияты, 2011 ел, 221нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2
Сылтамалар
- Гөлинә Гыймадова. Баянчы Максат Гомәров: «Без балаларда милли горурлык тәрбияли белмибез». Ватаным Татарстан, 15.02.2020