Irakly Abramovich Baratynsky

The basics

Quick Facts

PlacesRussia
Gender
Male
Birth24 February 1802, Tambov Governorate, Russian Soviet Federative Socialist Republic, Soviet Union
Death4 May 1859Saint Petersburg, Russia (aged 57 years)
Family
Father:Abram Andreyevich Baratynskiy
The details

Biography

Ираклий Боратынский, Ираклий Абрам улы Боратынский (Баратынский), рус. Боратынский (Баратынский) Ираклий Абрамович, (1802 елның 24 феврале, Тамбов губернасы — 1859 елның 4 мае, Санкт-Петербург) — Россия империясенең дәүләт эшлеклесе, хәрби җитәкче. 1842-1846 елларда Ярославль губернаторы в.б., 1846-1857 елларда Казан губернаторы, сенатор (1857). Генерал-лейтенант (1853). Романтик шагыйрь Е.А. Боратынскийның (1800-1844) бертуган энесе.

Тәрҗемәи хәле

1802 елның 24 февралендә Тамбов губернасы Кирсанов өязе Вяжя авылында поляк асылзатлары гаиләсендә туган. Әтисе сенатор Абрам Андрей улы Боратынский (1767-1810), отставкадагы генерал-лейтенант, император Павел Iнең якын кешесе була. Әнисе — фрейлина Александра Федор кызы Черепанова (1776-1852). Ираклийның балачагы асылзат Боратынскийларның махсус төзелгән Мара утарында уза.

Петербургта пажлар әзерләүче корпуста белем ала. 1819 елда «прапорщик» хәрби дәрәҗәсе бирелеп, Лифляндиядә хезмәт итә башлый, 1824 елдан «поручик» дәрәҗәсендә Курляндиядә улан полкында хезмәт итә. 1827 елның 1 гыйнварыннан 2нче армия сәргаскәре граф П.Х. Витгенштейнның адъютанты итеп билгеләнә.

1828-1829 елларда «штабс-капитан» дәрәҗәсендә Рус-төрек сугышында катнаша. «Батырлык өчен» алтын коралы, 2нче һәм 3нче дәрәҗә Изге Анна ордены, 4нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә, «ротмистр» хәрби дәрәҗәсе ала.

1830 елгы Поляк ихтилалын бастыруда катнаша. 2нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә.

1831 елда Россия императоры Николай I нең флигель-адъютанты итеп билгеләнә, 1836 елдан «полковник» хәрби дәрәҗәсе дә ала. 1839 елда «озак вакыт намуслы рәвештә хәрби хезмәттә булганы өчен», 3нче дәрәҗәдә Изге Владимир һәм 4нче дәрәҗә Изге Георгий орденнары белән бүләкләнә.

1835 елда генерал-майор кенәз Д.С. Абамелекның кызы фрейлина Анна (1814—1889) белән никахлаша. Балалары булмый.

Хатыны Анна Абамелек-Боратынская

1840 елда Кавказ сугышында катнаша.

1842 елның 30 августыннан «генерал-майор» хәрби дәрәҗәсендә Ярославль губернаторы в.б. итеп билгеләнә. 1нче дәрәҗә Изге Святослав ордены белән бүләкләнә.

Казан губернаторы

1846 елның 14 мартында Казан хәрби губернаторы итеп билгеләнә.
И.А. Боратынский Казанда губернатор булып торган чорда (1846-1857 ел):

  • 1849 елда Казан белән Адмиралтейсто бистәсе арасында дамба салына
  • 1851 Казанда яңа театр бинасы төзелә
  • 1852 елда православие руханилары әзерләүче кызлар укуханәсе ачыла
  • Казан губернасы буенча балалар приютлары булдырыла
  • 1847-1858 елларда И. Боратынский Казан иктисади җәмгыяте президенты булып тора.

Соңгы еллары

1853 елда «генерал-лейтенант» хәрби дәрәҗәсе ала. 1нче дәрәҗә Изге Анна ордены, 2нче дәрәҗә Изге Владимир ордены, Ак Бөркет ордены белән бүләкләнә.
1857 елның 31 декабрендә Александр II И. Боратынскийны сенатор итеп билгели.
1859 елның 4 маенда Санкт-Петербургта вафат була.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Русские писатели. Биобиблиографический словарь (под ред. П.А. Николаева). В 2-х томах. I том (А-Л). М.:Просвещение, 1990. ISBN 5-09-003931-3

Сылтамалар

Искәрмәләр


The contents of this page are sourced from Wikipedia article. The contents are available under the CC BY-SA 4.0 license.