Biography
Lists
Also Viewed
Quick Facts
Places | Russia | |
is | Dancer Ballet dancer | |
Work field | Dancing | |
Gender |
| |
Birth | 19 May 1983, Prague, Czech Republic | |
Age | 41 years | |
Star sign | Taurus | |
Residence | Russia |
Biography
Илдар Маняпов, Илдар Илдус улы Маняпов (1983 елның 19 мае, Праһа) — балет биючесе, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының (Уфа) әйдәүче солисты (премьер), БР халык артисты (2014), С. Юлаев премиясе лауреаты (2016).
Тәрҗемәи хәле
1983 елның 19 маенда Праһада (Чехия) туган. Уфада хореография укуханәсен (хәзер Р. Нуриев исемендәге көллият) (БР халык артисты Ю. Ушанов сыйныфы) тәмамлаган (2001).
2001 елдан Уфада опера һәм балет театрында балет труппасында хезмәт итә.
Иҗаты
Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә (Уфа) катнашып килә (партнерлары Н. Сологуб (Дрезден), М. Думченко (Петербург, Мария театры), К. Кретова (Мәскәү, Кремль балеты), Ю. Мияке (Тойота-Сити-Балет).
- 2006 елда VII халыкара Волков фестивалендә (Ярыслау) катнаша. Л. Исмәгыйлеваның «Аркайым» балеты РФ хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясенә лаек була.
- 2008 елда ЮНЕСКО штаб-фатирында (Франция), 2010 елда «Русия-Франция елы» уңаеннан Франция шәһәрләре буйлап уздырылган концертларда катнаша.
Репертуар
|
|
Концерт номерлары
- «Классик Па-де-де» (Д. Обер муз.)
- «Очрашу» (П. Даллио муз., Д. Проценко хореографиясе)
- «Диңгездән» (Э. Морриконе муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
- «Адәмһәм Һава» (А. Петров муз., Я. Лившиц хореографиясе)
- «Октет» (Э.У. Элгар муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
Гастрольләре
Театр белән Италия (2003, 2010), Мисыр (2003, 2005), Португалия (2005, 2007), Таиланд (2006, 2008), Бразилиядә (2007) һ.б. илләрдә чыгыш ясый.
Шәхси ангажемент
Греция (2008), Алмания (2009), Испания (2010), Франция (2010).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2008 БР атказанган артисты
- 2014 БР халык артисты
- 2016 Салават Юлаев премиясе — «театр-сәхнә сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, югары башкару осталыгы өчен»
Гаиләсе
Хатыны Гөлсинә Мәүлекәсова, балет биючесе, БР халык артисты.