Фәрит Шәрифуллин (Фәрит Камил улы Шәрифуллин, рус. Фарид Камильевич Шарифуллин 1953 елда туган) — татар композиторы, балалайка музыка коралында оста башкаручы, ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР композиторлар берлеге әгъзасе.
Тәрҗемәи хәле
1953 елда дөньяга килә. 1972 елда Роза Хәлитова балалайка классы буенча Казан музыка укуханәсен тәмамлый. 1972-1977 елда Сәгыть Хәбибуллин балалайка классы буенча Казан дәүләт консерваториясенең халык музыка кораллары факультетында белем ала. 1981 елда Анатолий Луппов классы буенча консерваториянең композиция факультетын да тәмамлый.
Иҗаты
Төп әсәрләре
- Балалайка һәм симфоник оркестр өчен концерт (1981, II ред. - 2001)
- "Шәл бәйләдем" балалайка өчен концерт пьесасы (1997)
- "Су анасы" симфоник поэма (1986)
- "Нардуган" музыкаль- хореографик композиция (1993)
Башка әсәрләр
- камера инструменталь әсәрләр
- романслар һәм җырлар
Чыганаклар
Искәрмәләр
- ↑ Роза Фатиховна Халитова // Казанский музыкальный колледж (училище) им. И.В.Аухадеева. music-college.ru.
- ↑ Казанский музыкальный колледж (училище) им. И.В.Аухадеева. music-college.ru.